16+

"Омикрон"ның беренче сиптомнары билгеле

Коронавирусның «омикрон» штаммын йоктыруның тест нәтиҗәсе билгеле булганчы, тамак авыртуыннан белергә була.

Коронавирусның «омикрон» штаммын йоктыруның тест нәтиҗәсе билгеле булганчы, тамак авыртуыннан белергә була.

Чикаго Сәламәтлек саклау департаменты комиссары Эллисон Арвадига сылтама белән NBC Chicago хәбәр иткәнчә, бу коронавиурска бирелгән тестның уңай нәтиҗәләрен фаразлауның иң таралган симтомы. Бу хакта РИА Новости яза.

«Тамак авыртуының предиктор булуын күрәбез», - диде ул.

Грипп яки салкын тию симтомнары булган пациентлардан, тест нәтиҗәсе булганчы, коронавирус йоктырган дип шикләнергә мөмкин, диде белгеч.

Иммунолог Владимир Болибок та коронавирусның «омикрон» штаммын ачыклау билгеләре турында сөйләгән иде.

«Омикрон»ның симптомнары - тамак авырту, борын тыгылу һәм коры ютәл. Моңа югары температура, хәлсезлек һәм баш авыртуы да өстәлә», - диде белгеч.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading