16+

Осаго тарифлары артты

Бу елның 12нче апреленнән ОСАГО бәяләре 40 процентка артты. 1 апрельдән юл һәләкәтенә очрап сәламәтлегенә зыян килүчеләргә ОСАГО түләүләрен 160 мең сумнан алып алып 500 мең сумга кадәр арттыру турындагы закон үз көченә кергәч, Россия Үзәк банкы иминият полисы бәясенә төзәтмәләр кертү турында карар кабул итте. Яңа тарифлар барлык ил...

Бу елның 12нче апреленнән ОСАГО бәяләре 40 процентка артты. 1 апрельдән юл һәләкәтенә очрап сәламәтлегенә зыян килүчеләргә ОСАГО түләүләрен 160 мең сумнан алып алып 500 мең сумга кадәр арттыру турындагы закон үз көченә кергәч, Россия Үзәк банкы иминият полисы бәясенә төзәтмәләр кертү турында карар кабул итте.

Яңа тарифлар барлык ил территориясендә гамәлгә керә. Шулай итеп, физик затларга җиңел машиналар өчен Осаго бәясе 3432 сумнан 4118 сумга кадәр булачак. Шул ук вакытта юридик затлар өчен тарифлар кими бара. Җиңел автомобильләр өчен ул 22 процентны, тракторларга - 25, мотоцикл һәм мопедларга 42 процентны тәшкил итә.

Яңа тарифларга Россияянең 21 төбәгендә киметүче һәм арттыручы коэффициентлар кулланылачак. Аерым алганда, төбәк коэффициентлары Камчатка, Адыгий, Мордва, Чуваш, Марий- Эль республикаларында һәм шулай ук Амур, Воронеж, Мурманск, Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә күтәрелә.

Фото: livejournal.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading