16+

Өстенә кар төшеп, 9 айлык сабыйның гомере өзелгән

Пермьдә өстенә зур бозланган кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган.

Пермьдә өстенә зур бозланган кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган.

Бу хакта «Татар-информ» «Интерфакс»ка сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур бозланган кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Табиблар сабыйның гомерен саклап калу өчен ике тәүлек көрәшсә дә, бала җан биргән.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Пермь хакимиятендә кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading