16+

Өйдә бикләп калдырылган баланың янгында үлеменнән соң, җинаять эше кузгатылды

Өйдә бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгында үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган.

Өйдә бикләп калдырылган баланың янгында үлеменнән соң, җинаять эше кузгатылды

Өйдә бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгында үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

«1 февраль көнне Апас районы Шәмәк авылындагы бер йортта агулану билгеләре булган өч яшьлек малайның үле гәүдәсе табылды. Әлеге факт нигезендә «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды», - дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклаячак.

1 февраль көнне Шәмәк авылында ике фатирга исәпләнгән йортта янгын чыкка иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер фатир хуҗабикәсе өч яшьлек улын өйдә ялгыз калдырып, үзе мунчага кер юарга киткән булган.

Эштән кайткан малайның әтисе тәрәзәдән төтен чыгуын күреп, шунда ук өй эченә ашыккан. Ишекне ачкач, ул сабыен ишек янында табып алган. Әти-әнисе улларын үзләре беренче ярдәм күрсәтергә омтылып караганнар, әмма «ашыгыч ярдәм» табиблары баланың үлгән булуын раслаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жунсезлэр!!!!шундый бэлэки балаларны кем ойдэ калдыра инде!!!Хэзер бит Кер машинасы барыбыздада бар!!!Сабыйны жэл)Авыр туфрагы жинел булсын!

    Мөһим

    loading