16+

Өйдә генә дә тавыш биреп булачак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне өйдә ничек уздырылачагы турында сөйләде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне өйдә ничек уздырылачагы турында сөйләде.

Комиссия әгъзалары сайлау участогыннан тыш, татарстанлыларның өйләренә  махсус комплект белән киләчәк.

Татарстанда сайлау участокларына бармыйча гына Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга карар кылган россиялеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Комиссия әгъзалары татарстанлыларга сайлау участогыннан тыш, махсус комплект белән килә: өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, бюллетень герметик пакетка төрелгән булачак, биредә шулай ук маска, перчаткалар, дезинфекцияләүче салфетка, авторучка да куелачак.

- Беренче тапкыр без өйдә контактсыз тавыш бирү турында сөйлибез. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр санитар дистанцияне үтәячәк, тавыш бирүчеләр янына алар өйгә кермәячәк. Гражданин тавыш бирү комплектын ала, үз фатирына керә, анда бюллетень тутыра һәм алынган бюллетень өчен бинадан читтә тавыш бирү турындагы гаризада имза сала. Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, мондый мөһим көнгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Төп өстенлек - барлык катнашучыларның: тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының сәламәтлеге, - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Тавыш бирү 7 көн дәвамында - 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. 5 июньнән 21 июньгә кадәр (14.00 сәгатькә кадәр) өйдә тавыш бирүгә гаризаларны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, ә 16 июньнән үз теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading