16+

Озын яллар хезмәт хакына тәэсир итәме?

Алдагы озын ял көннәре Татарстанда һәм Казанда биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләрнең хезмәт хакына берничек тә кагылмаячак.

Алдагы озын ял көннәре Татарстанда һәм Казанда биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләрнең хезмәт хакына берничек тә кагылмаячак.

«Стандарт биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүче казанлылар өчен, 28 февральдән башланган эш атнасы алты көнлек булачак. РФ Хезмәт кодексы нигезендә Россия Хөкүмәте ял көннәрен рациональ файдалану максатларында гадәти ял көннәрен башка көннәргә күчерергә хокуклы», дип искәртте SuperJob компаниясендә хезмәт хокукы буенча белгеч Александр Южалин.

«8 Март бәйрәме быел сишәмбе көнгә туры килә. Шуңа күрә 5 март шимбәсеннән ял көнен дүшәмбегә 7 мартка күчерделәр. Димәк, без шимбә көнне дүшәмбе өчен эшлибез, ә дүшәмбе ял көне булачак. Шулай итеп, мартта рәттән өч көн (6, 7 һәм 8 март) ял итәбез», — диде ул.

Шимбә көнне эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тиеш. 5 март — шимбә һәм бәйрәм көне булмаса да, бу көнне эшчеләр 7 март, дүшәмбе өчен эшли. Ә 7 март бәйрәм алды көне булганга, шимбә эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тиеш. 

Оклад алучы хезмәткәрләр өчен шимбә көн кыскартылган эш көне дә, эш көне булмаган бәйрәм көне дә, ял көнен шимбәдән дүшәмбегә күчерү дә март хезмәт хакы күләмендә берничек тә чагылыш тапмаячак, диде Южалин.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading