16+

Париж «йөрәгенә» ут капты: җирле халык собор каршында төне буе дога укып торды

15 апрель көнне Париж Изге ана соборы (Нотр-Дам де-Пари) аздан гына көлгә әйләнмәде.

15 апрель көнне Париж Изге ана соборы (Нотр-Дам де-Пари) аздан гына көлгә әйләнмәде.

Янгынның төгәл сәбәбе әлегә билгеле түгел, әмма янгын башлануны соборда барган реставрация эшләре белән бәйлиләр. 12 сәгатьлек янгын нәтиҗәсендә 1163 елда төзелә башлаган соборның шпиле, түбәсе һәм сәгатьләре җимерелгән. Гыйбадәтханәнең фасады, ике манарасы, эчендәге кыйммәтле реликвия­ләре сакланып калган. 400гә якын янгын сүндерүче кичке җиделәр тирәсендә башланган янгынны нибары иртәнге якта гына сүндерә алган. Франциядән килеп ирешкән хәбәрләр буенча, җирле халык собор каршында төне буе дога укып басып торган. Хәзерге вакытта Франция халкы тарихи бинаны торгызу өчен акча җыя.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading