16+

Парковкада номерсыз торган машина хуҗаларын җаваплылыкка тарта башлыйлар

Муниципаль парковларда машина номерларын салдыручыларны җаваплылыкка тарту җаен уйлап тапканнар.

Муниципаль парковларда машина номерларын салдыручыларны җаваплылыкка тарту җаен уйлап тапканнар.

22 декабрьдән андый машиналарның тәгәрмәчләрен йөри алмаслык иттереп бикләп куячаклар.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренчә, бу хокук бозучыны ачыклау һәм җаваплылыкка тарту өчен башкарыла. Тәгәрмәчне блоктан арындыру өчен машина хуҗасы блокиратордагы телефон номерына шалтыратырга тиеш була. Шәһәр җитәкчелеге хокук бозучылар янына тиз арада килеп җитәргә вәгъдә итә.

“Яңа кагыйдәләр чәршәмбедән гамәлгә керә. Әлегә ике көн вакыт бар. Ошыймы, юкмы – кагыйдәләр һәркем өчен дә бертөрле. Беркем дә суыткычын баскычта саклап тотмый. Машиналар күплегеннән арыну өчен күп эш башкарылды, шуңа күрә кирегә юл булмаячак”, - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Бүгенге көндә түләүле парковлардагы 10 машинаның 9ы номерсыз тора. Шул рәвешле алар урын өчен түләргә әзер булган машина йөртүчеләрне урынсыз калдыра. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading