16+

Паспорт алу мәҗбүри түгел, булса комачауламый

Хәтерлисездер – узган елны республикада шактый бал корты үлде. Соңыннан аларның пестицидлардан зыян күрүе ачыкланды. Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов сүзләренчә, умарта ояларның 2 проценты юк булган.

Хәтерлисездер – узган елны республикада шактый бал корты үлде. Соңыннан аларның пестицидлардан зыян күрүе ачыкланды. Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фәиз Динмөхәммәтов сүзләренчә, умарта ояларның 2 проценты юк булган.

Бу зур сан түгел, әмма Мамадыштагы бер хуҗалыкта 200 баш, Минзәләдә 157 баш оядагы кортлар үлүен исәпкә алганда, борчылырлык сәбәп чынлап та булган. Зыянны кайтару өчен умарта хуҗаларына авыл советларыннан ничә баш оясы барлыгын дәлилләрлек белешмә кәгазе, документлар туплап бирергә туры килгән.

Шуны истә тотып, умартачыларга махсус паспортлар булдырырга тәкъдим итәләр. Бу процедураны үтү мәҗбүри түгел, тик аның булып торуы комачауламый.

Быел нинди вазгыять буласын алдан беркем дә белми.
– Халык арасында аңлау бар. Беркем дә миңа ул кирәкми дими. Бүген 35-40 процент умарталык паспорт алды. Бу документ балларын ярминкәләрдә сатучылар өчен кирәк, ансыз сата алмыйлар, – диде Фәиз Динмөхәммәтов.

Умартачылыкка паспорт алу өчен район ветеринария берләшмәсенә барып гариза язарга кирәк.  
– Шул гариза нигезендә мал табибы умарталыкка барып, тикшерү уздыра һәм бөтен мәгълүмат паспортка кертелә, – дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов.  

Паспортка умарта хуҗасы, аның урнашкан урыны, умарта оясының күләме, аларны нинди препаратлар белән эшкәртүләре һәм дәвалаулары турындагы белешмә дә кертелә. Умарта тоту кагыйдәләре буенча, умарталык ике метр биеклектәге ябык койма белән уратып алынырга һәм 10 квадрат метрга бер оя туры килергә тиеш. Паспорт өчен 160 сум акча түлисе була.

Фәиз Динмөхәммәтов белдергәнчә, рапс, көнбагыш, горчицаны чәчү мәйданнары күләме быел узган елгы кебек калган. Тиешле пестицидларны тиешле вакытта һәм тиешле күләмдә куллансалар, мондый проблемалар булмас иде дигән фикердә тора баш умартачы.

Кырда 8-12 сәгатьтә очып бетә торган пестицидлар куллану зарур һәм аларны төнлә сиптерергә кирәк. Ә бездә тәэсире икешәр атнага сузыла торган очсыз препаратлар кулланыла икән. Бу мәсьәләләрне контрольдә тотуны сорап, умартачылык идарәсе депутатларга да мөрәҗәгать итмәкче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading