16+

Педофилга беләзек тагачаклар?

Россия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм Бөтенроссия халык фронты педофилларны контрольдә тотуны кырыслата торган канун проекты әзерләгән.

Россия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм Бөтенроссия халык фронты педофилларны контрольдә тотуны кырыслата торган канун проекты әзерләгән.

Аларны гомер буе махсус беләзек тагып йөрергә мәҗбүр итүләре бар. Моннан тыш интернет челтәренә керү бөтенләй дә тыелачак. Чөнки пычрак эшләрен алар нәкъ менә интернет аша башкара, дигән фикердә проектны эшләүчеләр. 

Әлбәттә бу канун проекты тик торганнан гына барлыкка килмәгән. Халык фронты вәкилләре дә, вәкаләтле вәкиллек әгъзалары да хокукый нигезләрне тикшергән, барлаган. 

Росстат нәтиҗәләре буенча, 2016 елда 18 яше тулмаганнарга карата 69,5 мең җинаять кылынган булса, 2020 елда бу сан 90,3 меңне тәшкил иткән. Ягъни үсеш 29,9 процент булган. 

Моннан тыш балаларның җенси кагылгысызлыгына бәйле җинаятьләр саны да үсә бара. Мисалга, 2020 елда мондый характердагы 15,8 мең җинаять кылынган. 2019 ел белән чагыштырганда бу 28 проценка, 2012 ел белән чагыштырганда 79 процентка күбрәк. Кылынган җинаятьләрнең 47 процент очрагында зыян күрүчеләргә 14 яшь тә тулмаган булган. 

Санап кителгән җинаятьләрне 7072 кеше кылган. Аларның һәркайсы да потенциаль “педофил”, ди белгечләр. Хөкем ителүчеләр арасында бу гамәлне берничә тапкыр кылучылар да аз түгел. “Җәза үтәү урыннарында алар белән проблемалар юк. Мондый җинаятькә баручылар бик дисциплиналы. Әмма төрмәдән чыккач та элеккеге юлга басуларын без бик яхшы беләбез”, – ди кайчандыр төрмә җитәкчесе булган кеше. 

Шуңа балаларга карата җенси көч кулланучыларны ныклы контрольгә алу мәсьәләсе карала да инде. 

Аерым алганда, мондый затларга, мәсәлән, интернеттан файдалануны тыю, ундүрт яшькә җитмәгән балигъ булмаганнар белән аралашуны чикләү күздә тотыла. Ул кеше ундүрт яше тулган үсмер белән аралашу өчен баланың әтисе яисә әнисенең рөхсәте таләп ителәчәк. Моннан тыш педофилларга аерым бер урыннарга (мисал өчен мәктәпләргә керү) тыелачак. Керү генә түгел, балалар булган учреждениеләргә якын килергә дә ярамаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading