16+

Пенсионерлар тукталышка социаль такси чакыра алачак

Мондый мөмкинлек киләсе ел башыннан тормышка ашарга тиеш.

Мондый мөмкинлек киләсе ел башыннан тормышка ашарга тиеш.

Россиядә 2020 елдан пилот режимда «акыллы» тукталышлар пәйда булырга мөмкин. ТАСС җиткергән хәбәргә ышансаң, алар тукталышка автобусларны автомат рәвештә чакыру сәләтенә ия булачак, имеш. Тукталышта кеше саны 5-10 кеше җыела икән, система автобусны маршрутка чыгарачак, диелә. Моның өчен махсус кнопкага басасың, система тукталышта кеше санын ачыклый һәм карар кабул итә. Пенсионерлар һәм ташламага ия башка кешеләр өчен дә кулай ягы бар – алар тукталышка социаль такси чакырта алачак. 

Ел башыннан аны өч төбәктә –   Самара, Волгоград һәм Курск өлкәләрендә сынамакчылар. Аннары чират Мәскәү, Тамбов һәм Томск өлкәләренә җитә. Система тулы көчкә 2021 елдан да соңга калмыйча эшләр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading