16+

Пенсия алды яшендә булсаң да, укырга кирәк

2024 елга кадәрге чорга пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа расланган. Бу турыда Россиянең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Программа пенсия алды яшендәге гражданнарны дискриминацияләүгә юл куймый торган икътисади, социаль шартлар тудырырга, аларның хезмәт эшчәнлеген элеккеге, шулай ук һөнәри күнекмәләр һәм физик мөмкинлекләре нигезендә яңа эш урыннарында дәвам итәргә ярдәм итәргә тиеш.
Программада катнашучылар – пенсия алды яшендәге гражданнар. Хөкүмәт документында бу категориягә гражданнарның картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясен алу хокукы бирә торган яшь җитәргә биш елдан артык булмаган кешеләр керә дип аныклана.

Программа координаторы буларак, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программаны гамәлгә ашыру буенча Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнарына типлаштырылган тәкъдимнәр әзерли.
Программаны тормышка ашыру нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече – һөнәри белем алган яки өстәмә һөнәри белем алган пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр саны 85 проценттан да ким булмаска тиеш.
Ел саен, 2019 елдан башлап, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү чаралары белән пенсия яшендәге кимендә 75 мең граждан тәэмин ителәчәк. 2024 ел ахырына 450 меңнән дә ким булмаган кеше белем алыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading