16+

Пенсия алдыннан укыталар

Лаеклы ялга чыгу яше озайтылгач, олы кешеләрнең эшсез калу проблемасын хәл итү өчен, хөкүмәт дәрәҗәсендә төрле чаралар күрелә.

Лаеклы ялга чыгу яше озайтылгач, олы кешеләрнең эшсез калу проблемасын хәл итү өчен, хөкүмәт дәрәҗәсендә төрле чаралар күрелә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның һәм 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур әһәмият биреләчәген әйт­кән иде. Шуны истә тотып, пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләрне башка һөнәргә өйрәтү курслары  каралган.
Республика балалар клиник хастаханәсе базасында да пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләргә өстәм белем бирә башладылар. Әлеге чара  «Өлкән буын» федераль  һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Биредә медицина учреждениеләре өчен санитаркалар әзерлиләр. Республика балалар клиник хастаханәсе өчен генә түгел, башка медицина оешмалары өчен дә белгечләрне укыталар.
2016 елның 1 июненнән Россия Хезмәт кодексына кергән үзгәрешләр буенча, профессиональ стандартлар нигезендә, санитар эшен башкаручылар гомуми урта белемгә ия булырга һәм «Санитар» вазифасы буенча махсус һөнәри белем алыр­га тиеш.  Әлеге курслар ярдәмендә яңа белгечлек үзләштерүчеләр кадрлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә дә ярдәм итәрләр дигән өмет бар. Билгеле булганча, медицина өлкәсендә табибларга гына түгел, урта персоналга да кытлык сизелә. Кайбер район хастаханәләрендә медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш 50 процентны гына тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading