16+

Пенсиягә чыгар алдыннан кешеләрне эштән җибәргән эш бирүчеләргә көн бетә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиягә чыгар алдыннан кешеләрне эштән җибәргән өчен эш бирүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә. Бу хакта, ведомство тарафыннан әзерләнгән документка сылтама ясап, «Ведомости» газетасы яза.

Пенсиягә чыгар вакыты җиткән кешеләрнең хезмәткә хокукларын яклауны дәүләт хезмәт инспекцияләре эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләреннән берсе итәргә ниятлиләр. Аларга әлеге кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен тикшерү бурычы йөкләнә, дип искәртә басма.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге хезмәткәрләрнең хокуклары бозылу очракларына мониторинг үткәрү өчен махсус кайнар линияләр оештырырга тәкъдим ителә.

Шулай ук аларга эшсезлек буенча пособие түләргә һәм хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган күнекмәләр һәм компетенцияләргә өйрәтергә, үз бизнесларын ачканда ярдәм күрсәтергә җыеналар.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән гражданнарны пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыру өчен тиешле шартлар тудыруга кагылышлы план проекты июль аенда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясенә тәкъдим ителәчәк, дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading