16+

Пенсияне ике тапкыр өстиләр, әмма бөтен кешегә дә түгел

2025 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен ике тапкыр индексацияләнәчәк. Әмма гыйнварда инде традициягә кергән индексация планлаштырылмаган.

2025 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен ике тапкыр индексацияләнәчәк. Әмма гыйнварда инде традициягә кергән индексация планлаштырылмаган.

2023-2025 елларга социаль фонд бюджеты турындагы законда билгеләп үтелгәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 4,6 процентка, 2025 елның 1 февраленнән – 4 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән – 3,6 процентка артачак.

– 2025 елга кадәр күчеш чоры гамәлдә, эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре билгеле бер индекска, әмма елына мең сумнан да ким булмаган күләмдә арта, – дип аңлаткан "Российская газета"га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы, ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов. 2025 елга кадәр индексация 1 гыйнвардан үткәрелә.

Күчеш чоры тәмамланганнан соң, пенсияләр узган елдагы чын инфляция буенча арта башлаячак. Аның буенча беренче мәгълүматлар яңа ел башында барлыкка килә. Шуңа күрә башта пенсияләр 1 февральдән артачак, аннары апрельдә кабат төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
Әлегә 2025 елда пенсияләр арту буенча саннар инфляция буенча төп фаразга туры килә. Ләкин актуаль көн тәртибен исәпкә алып төзәтмәләр дә кертелергә мөмкин.

Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов искә төшергәнчә, 2019 елга кадәр иминият пенсияләре февральдә дә индексацияләнгән. Пенсия яшен арттыру буенча күчеш чоры аркасында гына иминият пенсияләре һәр елның 1 гыйнварыннан узган елгы инфляция процентыннан аркан күләмдә индексацияләнә башлаган.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка арткан. Ул арту якынча бер мең сум тәшкил итә. 2022 елның июнендә Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә пенсияләрне 10 процентка индексацияләү үткәрелде. Хәзер картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 22 мең сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading