16+

Пермь краенда атыш нәтиҗәсендә бер бала зыян күргән

Пермь краенда Сарс бистәсендәге мәктәптә атыш вакытында бер бала җиңелчә яралар белән хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә төбәкнең җирле куркынычсызлык министрлыгы.

Пермь краенда Сарс бистәсендәге мәктәптә атыш вакытында бер бала җиңелчә яралар белән хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә төбәкнең җирле куркынычсызлык министрлыгы.

"Сарс урта мәктәбендә булган хәлдән соң Октябрь үзәк район хастаханәсенә бер бала китерелде. Хәле канәгатьләндерерлек. Җиңелчә яралары бар. Аңа кирәкле ярдәм күрсәтелде", - дип яза РИА Новости.

Укучыны инде өенә җибәргәннәр. 11 нче сыйныф укучысы URA.RU басмасына биргән әңгәмәдә сөйләгәнчә, атыш башлаганнан соң, мәктәпне эвакуацияләгәннәр. "Атыш башлану белән безне ашыгыч рәвештә эвакуацияләделәр һәм өйгә озаттылар. Кайбер укучыларны классларда яптылар ", - дип хәбәр иткән ул.

Моңарчы хәбәр итүебезчә, бер укучы Пермь краендагы Сарс бистәсендә мәктәптә атыш оештырган. Ул кулга алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading