16+

Песков: Путин Белгородтагы хәлләр турында хәбәрдар

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинга Оборона министрлыгыннан, чик буе хезмәтеннән, ФСБдан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан һәм төбәк хакимиятләреннән даими рәвештә докладлар җиткерелеп тора. Аңа оператив рәвештә Белгородның Шебекино шәһәрендәге хәлләр турында хәбәр итәләр.

"Шебекино тирәсендәге вәзгыять белән бәйле рәвештә Оборона министрлыгыннан, чик буе хезмәтеннән, ФСБдан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Владимир Путинга докладлар җиткерә. Шулай ук ил башлыгына төбәк һәм муниципаль хакимиятләре тарафыннан халыкка кирәкле ярдәм күрсәтү, шул исәптән күчеп китәргә теләүчеләрне вакытлыча урнаштыру белән тәэмин итү чаралары турында турыдан — туры хәбәр ителә», - диде Дмитрий Песков журналистларга.

Соңгы көннәрдә Шебекино шәһәре округы Украина ягыннан даими рәвештә һөҗүмгә тотыла. Бүген, 1 июньдә, Белгород өлкәсе башлыгы Вячеслав Гладков соңгы төндә шәһәргә өч тапкыр снаряд җибәрелүе турында хәбәр итте. Сигез кеше яраланган. Халыкны шәһәрдән эвакуациялиләр. Шулай ук 31 майдан әлеге округтан балаларны Воронеж өлкәсенә ял итәргә алып китәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading