16+

Петербург метросының икенче станциясендә тагын бер шартлаткыч табылган

Санкт-Петербургта "Восстание мәйданы" станциясендә тагын бер шартлаткыч җайланма таптылар, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Фонтанка.ру"га сылтама белән.

Санкт-Петербургта "Восстание мәйданы" станциясендә тагын бер шартлаткыч җайланма таптылар, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Фонтанка.ру"га сылтама белән.

Хәзерге вакытта станция ябылган, шартлаткыч җайланманы зарарсызландыру эше алып барыла.

Моңа кадәр Петербургның электрон ММЧ шартлау "Сенная площадь" һәм "Технология институты" станцияләрендә булган дип хәбәр итте.

Россия тикшерү комитеты Петербургтагы шартлау буенча җинаять эше ачты. Ул аеруча мөһим эшләрне тикшерү өчен җаваплы Баш идарәгә тапшырылган, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Шартлау булган урында 10 кеше һәлак булган һәм 30 кеше зыян күргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading