16+

Петербургта метро шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 2 миллион сумга кадәр компенсанция бирелә

Дәүләт Думасында Петербургта булган шартлау буенча аңлатма бирделәр: парламент вәкилләре вакыйганың сәбәпләрен тикшерә һәм иминлекне көчәйтергә чакыра. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.

Дәүләт Думасында Петербургта булган шартлау буенча аңлатма бирделәр: парламент вәкилләре вакыйганың сәбәпләрен тикшерә һәм иминлекне көчәйтергә чакыра. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.


"Хәзер пассажирларның транспорттагы иминлеген тәэмин итү, кабат шартлауны булдырмау, зыян күрүчеләргә оператив ярдәм күрсәтү һәм һәлак булганнарның туганнарына ярдәм итү буенча чаралар күрү мөһим", - дип белдерде Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм ришвәткә каршы комитет рәисе Василий Пискарев "Россия-24" телеканалы эфирында.

Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитет әгъзасы Сергей Железняк террорчыларны гына түгел, ә объектка шартлаткыч алып керергә мөмкинлек бирүчеләрне дә җәзага тартырга кирәклеген әйтте. "Террорлык куркынычына ышанычлы каршы тору өчен хокук саклау системасының, инфраструктур оешмалар һәм җәмгыятьнең мобиль булуы мөһим", - дип белдерде Железняк журналистларга.

"Әлеге канлы ысул белән бандитлар җәмгыятьне куркытырга, криминал һәм халыкара террорчылык белән һәрвакыт көрәшкән илебезнең ныклы позициясен үзгәртергә тырышты. Ләкин җинаятьчеләр ялгышты, безнең халыкны сындырып булмый, - дип ышана парламент әгъзасы.

Дәүләт Думасында Санкт-Петербургны тәкъдим итүче депутат Олег Нилов, вакыйга булган урыннан фотосурәтне карап, теракт булганлыгын фаразлый. "Фотосурәттә күренгәнчә, ниндидер тавыш чыгу гына түгел бу, ә тышкы билгеләре буенча шартлаткыч җайланмага охшаган. Вагон тулысы белән җимерелгән, димәк бу теракт булу ихтималын күрсәтә", - диде ул РИА Новости агентлыгына.

Сүз уңаеннан, Санкт-Петербурга метросында зыян күрүчеләр 2 миллион сумга кадәр компенсанция алачак (җәрәхәтнең нинди авырлыкта булуына карап), һәлак булучыларның туганнарына 2,025 миллион сум күләмендә түләү каралган. Бу хакта Бөтенроссия иминият союзы һәм Халыкара иминият союзы президенты Игорь Юргенс хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading