16+

Петербургтагы фаҗигадан соң, Казан метросында куркынычсызлык хезмәте көчәйтелгән

Петербургтагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Казан метро станцияләрендә куркынычсызлык хезмәте көчәйтелгән.

Петербургтагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Казан метро станцияләрендә куркынычсызлык хезмәте көчәйтелгән.


- Полиция хезмәткәрләрен өйләреннән дә чакырттык. Метрода һәр шикле кеше тикшереләчәк, - ди «Метроэлектротранс» берләшмәсе генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Мөхәммәт Сәмигуллин.

Казан метро станцияләрендә болай да куркынычсызлык мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Платформаларда видокүзәтү камералары куелган, иртән эт белән кинологлар составны тикшереп чыга, көн дәвамында 30-40 процент кешене, аларның багажларын җентекләп карыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading