16+

Пин-кодны берәүгә дә әйтергә ярамый

Быелның ун аенда банк карталары белән бәйле – 1400, интернет, телефон аша башкарылган 1500 мошенниклык очрагы теркәлгән. Барлык зыян суммасы 100 миллион сумнан артык. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә мошенник корбаны булмас өчен киңәшләр бирделәр.

Быелның ун аенда банк карталары белән бәйле – 1400, интернет, телефон аша башкарылган 1500 мошенниклык очрагы теркәлгән. Барлык зыян суммасы 100 миллион сумнан артык. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә мошенник корбаны булмас өчен киңәшләр бирделәр.

Россия банкының Татарстан бүлегендә икътисад бүлекчәсе башлыгы Елена Кирсанова әйтүенчә, халыкны алдалау өчен, мошенниклар төрле психологик алымнар куллана. Кайчан шалтыратыр­га, кешегә ничек басым ясарга кирәклеген алар яхшы белә. Гадәттә, иртән яки кич, кеше тиз карар кабул итә алмый торган вакыттарак шалтыраталар икән. Кешене ашыктыралар, каршы килә башласаң, мең төрле сәбәп табып, күндерергә тырышалар. Алдакчылар кешене ышандыру өчен хәтта махсус банк мохитен чагылдыра торган фон куярга да мөмкиннәр. Еш кына телефон номерларын да банкныкына охшатып үзгәртәләр. «Сөйләшү – бер хәл, иң мөһиме – банк номерларын, пин-кодларны, карта артындагы өч санны берәүгә дә әйтергә ярамый», – ди Елена Кирсанова.

Шул ук вакытта 1000 сумга кадәр товар алсаң, пин-код сорамый торган карталар да бар. Әгәр ул карта югалса, теләсә кем синең картаңны куллана ала дигән сүз. Мондый очраклар Казанда да еш була икән. «Күп очракта азык-төлек кибетләрендә кеше картасы белән түләү очраклары күзәтелә. Гадәттә, кеше картасын кибеттә онытып калдыра йә югалта. 1000 сумга кадәр продукт сатып алганда, чынлап та, пин-код таләп ителми. Шуңа да, картагыз юклыгын белеп алуга, тиз арада бу хакта банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип киңәш итте Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсендә мошенниклык очракларын ачу бүлеге башлыгы полиция капитаны Кирилл Чикунов.

Истә тот!

Таныш түгел номердан шалтыратканнар икән, кире шалтыратмагыз.
 
Әгәр дә телефон аша картаның пин-кодын, СVC-CVV кодын җыярга кушалар икән, димәк, бу – мошенниклар. Берүк, бу хакта мәгълүмат җиткерә күрмәгез.

Терминал аша телефонга акча салганнан соң, чекны үзегез белән алырга өйрәнегез.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading