16+

Питрау җиттеме – җәй бетте

Бу атнада шимбә көнне - 11 июльдә керәшеннәр милли бәйрәмнәре Питрауны уздырачак.

Бу атнада шимбә көнне - 11 июльдә керәшеннәр милли бәйрәмнәре Питрауны уздырачак.

Ел саен камилләшә барып, инде фестиваль дип атала торган бәйрәм быел да Мамадыш районы Җөри авылында булачак. Бәйрәмдә ат чабышлары, балалар өчен аерым мәйданчыклар, милли хуҗалык күргәзмәләре,фольклор коллективлар чыгышы, милли көрәш, суда төрле уеннар булыр дип көтелә. Питрауда "Керәшен чибәре"н дә сайлаячаклар. Сәхнәдә Георгий Ибушев, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Вадим Захаров, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Вероника Кузнецова, Ринат Рахматуллин, Мөнир Рахмаев, Алина Прокофьева, Виталий Агапов, Римма Никитина, Алина Давыдова, Оксана Дмитриева, "Торома", "Бәрмәнчек", "Сәйдәш" коллективлары чыгыш ясаячак. Ә бәйрәмнең төп кунагы - Россиянең танылган җырчысы Пелагея булыр дип көтелә. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading