16+

Питрауда 60 мең халык катнашкан

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узды. Быел ул 18нче тапкыр үтте. Ел саен әлеге чарада 60 мең тирәсе халык катнаша.

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узды. Быел ул 18нче тапкыр үтте. Ел саен әлеге чарада 60 мең тирәсе халык катнаша.

Быелгы бәйрәмгә Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, сәламәтлек саклау минис­тры Адел Вафин һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Мәйданга агылган кунак­ларны «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле җыр­лап каршы алды. Питрау үзе ат чабышы белән башланды. Фестивальдә катнашу өчен Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк районы, Башкортстанның Бакалы районыннан делегатлар һәм керәшен ансамбльләре килгән. Шулай ук кичәгә «Айкай» удмурт дәүләт бию театры, Мәскәүдән «Синяя птица» төркеме чакырылган. Фестиваль кысаларында эстрада сәхнәсе, фольклор ишегалды, «Керәшен чибәре», «Керәшен сыйлары», «Җир-ана байлыклары мәйданы», балалар, яшьләр мәйданы, «Димче почмагы» эшләде. Узган еллардан аермалы буларак, Тәпи чишмәсе янында махсус мәйдан булдырылган. Аның тирәсен ике ел элек кенә әйләндереп алганнар. Аның суы элек-электән үк шифалы санала. Чишмә буе бик матур, шуңа күрә анда быел махсус фотозона да эшләнгән.
Питрауда Татарстанның 30 керәшен фольклор коллективы чыгыш ясады һәм эстрада җырчыларыннан Венера Ганиева, Иркә, Данир Сабиров, Резедә Шәрәфиева, Элвин Грей чыгыш ясады.

Питрау бәйрәмендә катнашкан Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, Питрауга гаиләләр белән йөриләр, бу - бик күркәм гадәт.
- Балалар да, яшьләр дә күп. Алар - киләчәктә йолаларны дәвам итүчеләр. Бу бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш районы житәкчеләренә, район халкына, республика керәшен җәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге фестиваль һәр кеше күнелендә якты хисләр белән озак сакланыр, көч-дәрт өстәр, яңа башлангычларга өндәр, - диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, киемнәрен, ризыкларын саклавын билгеләп үтте.
- Сезнең белән бергә Питрау бәйрәмен көтеп торабыз, - диде ул һәм керәшеннәрнең күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та сәламләде.
- Керәшеннәрнең йоласы саналган Питрау хәзер зур бәйрәмгә, район, республика, башка төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр өчен бергә җые­лу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору бәйрәменә әйләнде. Питрау бәйрәме - Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. Ул керәшен йолаларын сакларга ярдәм итә. Бу бәйрәмдә дистәләрчә еллар очрашмаган кешеләр күрешә. «Мамадыш ягы тагын да матурланган» дигән сүзләрне ишетү - безнең өчен икеләтә куаныч. Бу - безнең халыкның тырышлыгы. Фестиваль ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде, - диде ул, бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләп.
Җөридә халык таң атканчы бәйрәм итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading