16+

Питрәчтә өй туйлары гөрли

Кичә Рөстәм Миңнеханов, Питрәч районына эшлекле сәфәр кылып, яңа мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы, балалар мәйданчыгын ачты, төзекләндерелгән Җиңү паркын һәм төзелеп килә торган Никахлашу паркын карады.

Питрәчтә өй туйлары гөрли

Кичә Рөстәм Миңнеханов, Питрәч районына эшлекле сәфәр кылып, яңа мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы, балалар мәйданчыгын ачты, төзекләндерелгән Җиңү паркын һәм төзелеп килә торган Никахлашу паркын карады.

Татарстанда яңа социаль объектлар төзелеше һәм искеләрен төзекләндерү рес­публиканың Президент программалары буенча бюджет акчасына башкарыла. Икътисади хәлләр никадәр кыен булмасын, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча әлеге 30 уникаль программаның да эше дәвам итә.

«Балалар бакчасы төзелеше» программасы буенча сафка бастырылган Питрәчтәге «Бәләкәч» яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Быел, республика программасы нигезендә, Татарстанда 10 меңнән артык урынга исәпләнгән 73 балалар бакчасы төзеләчәк. Республика тарихында бер ел эчендә шушы кадәр садик төзелгәне булмаган.

Татарстанда мәдәният йортлары яртылаш республика, яртылашы федераль бюджет акчасына торгызыла. Иске Шигали авылындагы 200 урынлы мәдәният йорты - шундыйларның берсе. Аның каршында спорт мәйданчыгы һәм спорт залы төзелгән. Республикада быел ике мәдәният йорты үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Моннан тыш, «Авыл клублары төзелеше» Президент программасы кысаларында, бу ел ахырына кадәр 42 авылда мәдәни тормыш тагы да кайнар­ланачак.

Татарстан лидеры тәкъдиме буенча, 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 143 парк һәм сквер тәртипкә китереләчәк: 75е яңабаштан төзеләчәк, 68ендә капиталь ремонт көтелә. «Парклар һәм скверлар» программасын финанслауга Татарстан бюджетыннан бер миллиард сум тотыла.

Рөстәм Миңнеханов, Питрәч районында «Парклар һәм скверлар» программасы үтәлешен тикшереп, Җиңү Паркы белән Никахлашу паркын карады, соңгысы исә төзелеп килә.

Фотолар: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading