16+

Почта бүлекчәләренең эш режимы үзгәрә

Татарстанның почта бүлекчәләре эш режимын үзгәртәчәк.

Татарстанның почта бүлекчәләре эш режимын үзгәртәчәк.

12 июнь «Россия Почтасы»ның барлык бүлекчәләре дә ял итәчәк. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.

11 июньдә бүлекчәләр билгеләнгән график буенча эшләячәк, әмма эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 13 июньдә «Россия Почтасы» клиентларны якшәмбе эш режимы буенча кабул итәчәк.

Хат ташучылар пенсияләрне һәм пособиеләрне бәйрәм көннәрендә Россия Федерациясе Пенсия фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән җәдвәл буенча китерәчәк. Кайбер авыл почта бүлекчәләре аерым график буенча эшләргә мөмкин, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы»ның матбугат хезмәте. 

«Россия Почтасы» мобиль кушымтасында һәм компания сайтында эш графигын белергә яки картадан якында урнашкан ачык почта бүлекчәсен табарга мөмкин. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading