16+

Погонлы, тик гөнаһсыз түгел

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 330 мең сум икәне ачыкланган. Бәяләр генә түгел, ришвәт күләме дә яшен тизлегендә үсә. Ике елда аның күләме өч тапкырдан да артып киткән. 2019 елда уртача ришвәт күләме 102 мең тирәсе булган.

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 330 мең сум икәне ачыкланган. Бәяләр генә түгел, ришвәт күләме дә яшен тизлегендә үсә. Ике елда аның күләме өч тапкырдан да артып киткән. 2019 елда уртача ришвәт күләме 102 мең тирәсе булган.

(Уртача хезмәт хакына килсәк, Казанда ул 55 мең, ә Татарстанда 43 мең тирәсе икән. Ришвәт бирер өчен мондый хезмәт хакын да  ярты ел җыясы әле. Өстәвенә, су гына эчеп, һава белән генә тукланасы, ди).

Узган ел полиция хезмәткәрләре дәүләт хезмәте һәм хакимият органнары арасында 700 ләп җинаять эше ачыклаган. Шуларның 613 е ришвәтчелек белән бәйле. Барлык җинаятьләрне дә карасак, икътисадка килгән зыянны хокук саклау органнары вәкилләре 2,4 млрд сум дип бәяләгән.

Татарстан буенча Тикшеренү комитеты җитәкчесен вазыйфасын башкаручы Марсель Дөлкәрнәев сүзләренчә, погонлы хезмәткәрләр арасында да коррупция махинацияләреннән читтә калмаучылар бар. 2021 ел эчендә генә дә 30 полиция хезмәткәре, 8 пристав, ФСИНның 7 хезмәткәре, бер гвардия хезмәткәре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрылыгында эшли торган 2 хезмәткәр  шундый җинаятьтә тотылган.

Мисалга, Казанның полиция бүлегенең элеккеге җитәкчесе Алексей Ершов 20 млн ришвәт белән тотылган. Оештырылган җинаятьчелек белән көрәшүче Илдар Камалов бер генә дә түгел, ике мошенниклык очрагында шикләнелә. Ә Нурлат прокурорының элеккеге урынбасары Евгений Сергеевка кырын эшләре өчен 7 еллык төрмә яный. Әлеге дә баягы ришвәт алган өчен.

Тикшеренү комитеты җитәкчесе коррупция очракларын ачыклауда актив гражданнарны җәлеп итәргә чакырды. Бигрәк тә илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруда уяу булырга кирәк, дигән фикердә полковник.

- Һәр чиновник аңларга тиеш — берничә мизгеллек керем өчен ул милкен дә, дәрәҗәсен дә, намуслы исемен дә, иреген дә югалтачак!, - ди Тикшерүчеләр җитәкчесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading