16+

«Порт»тагы янгыннан зыян күрүчеләр өчен «кайнар элемтә» ачылды

Казан башкарма комитеты “Порт” сәүдә үзәгендә янгында мөлкәтләренә зыян килгән арендаторлар өчен кайнар элемтә ача.

Казан башкарма комитеты “Порт” сәүдә үзәгендә янгында мөлкәтләренә зыян килгән арендаторлар өчен кайнар элемтә ача.

Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оренбург трактында урнашкан "Порт" сәүдә үзәге түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр кичә иртән чыкты. Янгын 200 квадрат метр мәйданга кадәр артты.

Кайнар элемтә бүген, 6 июньнән, иртәнге сәгать тугыздан эшли башлый.

Янгыннан зыян күргән арендаторлар 8 (843) 299-15-80 телефоны белән мөрәҗәгать итә ала.

Шулай ук бүгеннән иртәнге сәгать тугыздан “Порт” сәүдә үзәгенең өченче корпусында (Оренбург тракты, 160нчы йорт, 3нче корпус, 6нчы подъезд) мәгълүмат туплау пункты эшли башлый.

Янгыннан зыян күргән арендаторлар биредә дә, кайнар элемтәдә дә үзләре турында мәгълүмат калдыра ала.

14.00 сәгатьтә өченче корпуста очрашу узачак. Анда мөмкин булган ярдәм күрсәтү чаралары турында фикер алышу булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading