16+

«Порт»тагы янгыннан зыян күрүчеләр күз яшьләрен тыя алмый: «Бу юлы да бөтен товар юкка чыкты, әллә сату эшеннән китәргәме инде?!»

Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан «Порт» базары яна. “ШК” журналистлары янгын булган урынга барып, зыян күрүчеләрнең хәлен белешеп кайтты.

«Порт»тагы янгыннан зыян күрүчеләр күз яшьләрен тыя алмый: «Бу юлы да бөтен товар юкка чыкты, әллә сату эшеннән китәргәме инде?!»

Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан «Порт» базары яна. “ШК” журналистлары янгын булган урынга барып, зыян күрүчеләрнең хәлен белешеп кайтты.

Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан «Порт» базары яна. «ШК» журналистлары янгын булган урынга барып, зыян күрүчеләрнең хәлен белешеп кайтты.

Кап-кара төтен, җил аны тагын да еракка тарата, «Порт» каршында төркем-төркем кеше. Полиция хезмәткәрләре, коткаручылар белән берәттән сатучылар, сатып алучылар да бар. Кемдер бу тамашаны читтән күзәтә, товарлары көлгә әйләнгән сатучылар борчуда, янгын урыныннан китәргә ашыкмый.
– Минем эш сәгатем 10да гына башлана. Килсәм, бар җирдә төтен. Кешеләр чабыша. Мин кесә телефоннары, планшетлар, төрле гаджетлар сата идем. Килгән зыянны хәзер исәпләп тә чыгара алмыйм. 40ар мең сумлык телефоннар да бар иде. Бернәрсә иминиятләштерелмәгән. Янгынны сүндергәч, бәлки безне кертерләр, бәлки товарның бер өлеше булса да сакланып калгандыр, – дип өметен өзми Светлана.
Мөхәммәт аяк киемнәре саткан. Әмәт бистәсеннән эшкә килеп йөргән. Янгын башланганын белүгә чыгып йөгердек, ди. Баксаң, биредә рәсми теркәлмичә эшләгән булган икән. Шуңа да иминият акчасын кайтару икеле. Бер читтә елый-елый Гүзәл ханым вакыйганы телефоннан туганнарына сөйли.

– Мондый янгынны беренче генә кичерүем түгел инде. «Родина» базарында бер янган идем. Ул чакта азмы-күпме сакланып калган товарны юып та карадым, тик төтен исе бетми, киемнәр дә сатарлык хәлдә булмый. Бу юлы да бөтен товар юкка чыкты, – диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча.

Монда эшләүчеләрнең күбесе – «Адмирал», «Тура» базарында саткан кешеләр. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президентының вәкәләтле вәкиле Тимур Ногманов, эшмәкәрләр шок хәлендә, ди. Күпләрдә җавапсыз сораулар. «Товар иминиятләштерелмәгән, күбесе яңа кайтартылган булган. Ситуация бик катлаулы», – ди Тимур Ногманов.
Сатып алучыларның кайсы Лаештан кадәр базарга килгән булган. Бушлай машина кую урыннары, иркен рәт аралары булганга да күпләр үз иткән «Порт»ны. Янгында зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин әйтүенчә, «Адмирал» базарында булган фаҗига сабак биргән, күрәсең. Ул чакта товарны саклап калам дип, кайберәүләр янгынга кереп һәлак булган иде. Ә «Порт»та кеше ялкынга ташланмаган.
– Янгын турындагы хәбәр безгә 8.22 сәгатьтә килеп иреште. Казан бүлекчәсенең янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны, оператив төстә фаҗига урынына килеп, кешеләрне эвакуацияләде. Барлыгы 20 кешене коткардылар. Кешеләрнең гомеренә зыян килмәгән. Янгын 2800 квадрат метр мәйданда барды. 300дән артык кеше янгын сүндерүдә катнашты. Янгын 13 сәгать 55 минутта тулысынча сүндерелде, – диде Андрей Родыгин. Фаҗига булган урынга Казан мэры Илсур Метшин, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин да килгәннәр.
Соңгы мәгълүматлар буенча, янгын «Порт» базарының беренче катында башланган. Анда сәүдә рәтләре, кафе урнашкан булган. Әлеге районда су белән проблемалар күзәтелгәнгә, дүртенче номерлы чакыру игълан ителгән. Янгын сүндерүчеләргә су тулы цистерналар белән коммуналь хуҗалыгы техникасы да ярдәм иткән. Идел буе районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын буенча җинаять эше ачкан, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Бинага шартлау куркынычы да янаган. Коткаручылар дүрт газ баллонын вакытында ут эченнән чыгарганнар.

Белгечләр әйтүенчә, товарлар бер берсенә якын урнашканга, өстәвенә күбесе синтетик материалдан булганга, алар кара төтенләнеп янган. Янгын сүндерүчеләргә махсус сулыш алу аппараты киеп эшләргә туры килгән. Базарның планировкасы катлаулы булу да эшне тоткарлаган.
Базарны янгын куркынычсызлыгына соңгы тапкыр март аенда тикшергән булганнар. Ул вакытта шактый гына җитешсезлекләр, кагыйдә бозулар ачыкланган: балалар мәйданчыгының эвакуация юлыннан шактый ерак урнашуы, чыгу юлының чүп-чар белән томаланган булуы, персоналның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәве дисеңме... Ул чакта җаваплы кешеләргә штраф салынган. Май аенда базарда кабат тикшерү үткәрелгән Әлегә янгынның сәбәбе ачыкланмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading