16+

Пошиларның күбәеп китүе халыкны борчуга салган

Алабуга халкы соңгы арада пошиларның күбәеп китүенә борчыла башлаган. Урманчылар әйтүенчә, Удмуртия урманнарыннан килгән пошилар, маршрутларын үзгәртеп, шәһәргә ялгыш килеп кергән булса кирәк.

Алабуга халкы соңгы арада пошиларның күбәеп китүенә борчыла башлаган. Урманчылар әйтүенчә, Удмуртия урманнарыннан килгән пошилар, маршрутларын үзгәртеп, шәһәргә ялгыш килеп кергән булса кирәк.

Моны истә тотып, машина йөртүчеләр юлларда сак булырга тырышса да, поши белән бәйле юл һәлакәте булган. Алабуга юлында трассада бер машина пошины бәреп киткән. Хайван шунда ук үлгән, машина йөртүче хатын-кызга берни булмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading