16+

Пособие генә җитми, максатчан ярдәм кирәк

Бүген – 21 июнь көнне, иртәнге сәгать 9.00дән 16.00гә кадәр имин булмаган гаиләләргә кагылышлы сорауларны кабул итәчәкләр.

Пособие генә җитми, максатчан ярдәм кирәк

Бүген – 21 июнь көнне, иртәнге сәгать 9.00дән 16.00гә кадәр имин булмаган гаиләләргә кагылышлы сорауларны кабул итәчәкләр.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, гаилә проблемасы бүген актуаль, шуңа да «кайнар элемтә» оештыруга ихтыяҗ зур. Халыкның сорауларына психологлар, юристлар, педагоглар, Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Эчке эшләр министрлыгы белгечләре, социаль хезмәткәрләр җавап бирәчәк.

ВЦИОМ үткәргән сораштыру буенча Россия халкының 73 проценты гаилә мәсьәләсен актуаль дип саный.

– Гаиләдә җәбер-золымга дучар ителгән хатын-кызлар, кырыс тәрбиядән зарланып, балалар еш мөрәҗәгать итә. Әле менә май аенда гына авырлы бер хатын килгән иде, аны ире өйдән бернәрсәсез куып чыгарган. Имин булмаган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, кичектергесез чакыруларны кабул итү хезмәте булдырган иде. Былтыр ул хезмәт аша 200 мөрәҗәгать кабул ителгән. Хәзер дә көн саен биш-алты шикаять килеп бара. Мөрәҗәгатьләр төрле: улы әнисен кыйный, пенсиясен таләп итә, исерек әти-әни баласын кыерсыта. Кыскасы, проблемалар җитәрлек. Гаилә проблемасы һәрчак актуаль, – ди Сәрия Сабурская.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова әйтүенчә, гаиләдәге җәбер-золым белән көрәшү буенча аерым закон чыгаруга ихтыяҗ бар. Бу өлкәдә шактый эш башкарыла анысы, аерылышырга теләгән гаиләләрне татулаштыру буенча махсус хезмәтләр эшли, социаль яклау бүлекләре ярдәм күрсәтә, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алимент түләмәүдә проблемалары булган кешеләрне үзе кабул итә, Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә гаилә дәресләрен оештыруда җаваплы.
– Имин булмаган гаиләләргә дәүләт тарафыннан пособие генә түләнергә тиеш түгел дип саныйм, төп максат – бу гаиләләргә максатчан ярдәм итү, балаларның ялларын кайгырту, әти-әниләрне эш белән тәэмин итү, эчкечелек проблемасы белән көрәшү, – ди Светлана Захарова.

Анна Арахамия фотосы

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading