16+

Татарстанда кайбер фәннәр буенча укытучыларга грантлар күләмен арттырганнар

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләмен арттырдылар, алар агымдагы, 2025 елда биреләчәк.

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләмен арттырдылар, алар агымдагы, 2025 елда биреләчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Физика-математика профиле укытучылары өчен грант түләүләре 300 000 сумнан 344 828 сумга, физика-математика профиле яшь укытучылары өчен – 240 000 сумнан 275 862 сумга, ә физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен-90 000 сумнан 103 448 сумга кадәр артты.

Шул ук вакытта грант алучыларның саны үзгәрешсез калды: 100шәр физика-математика профиле укытучысы һәм физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре, 150 яшь физика-математика профиле укытучысы.

Грант конкурсын Татарстан хөкүмәте быел май аенда ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «физика-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә куйды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading