16+

"Повестка алганчы ук ЗАГСка бардык": мобилизацияләнүчеләр арасында гаилә коручылар арта

Татарстан башкаласында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән җыелма пунктларга җибәрелгән мобилизацияләнүчеләрнең никахларын теркәү дәвам итә.

Татарстан башкаласында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән җыелма пунктларга җибәрелгән мобилизацияләнүчеләрнең никахларын теркәү дәвам итә.

Узган җомгада «Казан» гаилә үзәгенең чараларны тәэмин итү бүлегендә тагын дүрт пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.

Кәләшләрнең берсе Алинә Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителү мөнәсәбәтләрне теркәү турында карарны ашыгып кабул итәргә этәрде, дип белдерде. «Ярослав белән без ел ярым очраштык. Күптән язылышырга ниятләгән идек, тик артык ашыкмадык. Мобилизация турында белүгә, повестка алганчы ук ЗАГСка бардык, язылышырга теләдек, әмма ул дүшәмбе көнне эшләмәде. Повестка килде һәм егетемне шунда ук алдылар, без өлгерми калдык. Аннары безгә өйләнешергә тәкъдим иттеләр», - диде ул. 

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабының утырышында хәбәр иткәнчә, 21-30 сентябрьдә шәһәрдә 29 никах, 9 тапкыр баланың әтисен билгеләү һәм суд карары буенча 3 аерылышу теркәлгән. Аның сүзләренә караганда, мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең барысының да кирәкле документларны рәсмиләштерергә вакыты җитмәгән. Шуңа күрә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре җыелма пунктларга чыгып та ярдәм күрсәтәчәкләр. 

Искәртеп узабыз, 29 сентябрьдә планлаштырылган датадан ике көнгә иртәрәк казанлы Рамил Диндаров сөйгәне Анна Кириллова белән никахлашты. Никахлашу тантанасын хәрби комиссариат, район администрациясе һәм Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән күчерелгән. Шәһәр Мэры Илсур Метшин исеменнән яңа өйләнешүчеләрне Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров котлады. 

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен төрле ташламалар исемлеге булдырылды, анда бушлай балалар бакчаларына йөрү һәм аларда туклану, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык ашау, җәмәгать транспортында йөрү, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бару һ.б. кергән. Район администрацияләрендә ташламаларга хокукны раслаучы пластик карталар бирелә башлады, дип яза kzn.ru. Шулай ук мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен ярдәм фонды төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading