16+

POZIS заводында янгын сүндерелгән

Янгын сүндерү хезмәткәрләре Яшел Үзән заводында янгын сүндерелүе турында белдерде, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре Яшел Үзән заводында янгын сүндерелүе турында белдерде, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.


Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы 12 метрлы цехның түбәсе янган. Янгын чыкканда цех эчендә кешеләр булмаган, бина - реконструкциядә, диелә.

Янгын икенче дәрәҗә катлаулылыкта булган. 7.55 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр 60 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән янгынның сүндерелүе турында хәбәр иткән. Янгын аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган, технологик процесска да зыян килмәгән.

Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә, дип хәбәр итә Татар-информ.

Искәртеп үтик: бүген 7.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына POZIS заводындагы янгын турында хәбәр килгән.

Шаһитлар сүзләренчә, заводның яңа цехларының берсендә янгын чыккан.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading