16+

“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте урам акцияләре уздыра (+фото)

"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан Президенты вазифасына рсепублика лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклап, урам акцияләре оештыра башлады. Бу атна эчендә генә дә активистлар республика буенча шундый мең ярым чара оештырачак. Алар халыкка агитация буклетлар тарата, анкета юлы белән сайлаучыларның теләкләрен җыя.

- Республиканың һәр кешесен, 13 сентябрьдә булачак сайлауларга килеп, Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирергә чакырабыз, - ди "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активисты Раилә Коклина.

Балалар бакчасында эшләүче буларак, аның өчен республикадагы тотрыклылыкны саклауның мөһим, бу бигрәк тә балалар киләчәге өчен кирәк, ди ул.
- Шәһәрдә балалар өчен бик күп уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде, балалар бакчалары төзелә, - ди Раилә.

Әлеге акциядә Казан федераль университеты студенты Диана Җәләлетдинова да катнаша.

- Татарстан дөнья дәрәҗәсендәге чараларны уздыра. Бу исә республикага күп кешеләрне җәлеп итә. Димәк, Татарстан үз үсеше өчен дөрес юл сайлаган, - ди студент кыз.

"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте оештырган урам акциясе медицина хезмәткәре Ирина Гайнетдинованың да игътибарын җәлеп итте.

- Мин сайлауларга һичшиксез барачакмын, әлеге чараның никадәр мөһим булуын аңлыйм, - дип билгеләп үтте ул. - Соңгы биш елда республикада сәламәтлек өлкәсендә күпме эш башкарылганын күрәм, хастаханәләрдә яңа җиһазлар, яңа тенологияләр белән эшлибез. Мондый үсеш темпын саклап калырга кирәк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading