16+

Президент указы белән Алексей Песошин Премьер-министр вазифаларын башкара

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип яза "Татар-информ". Әлеге документ бүген имзаланды.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип яза "Татар-информ". Әлеге документ бүген имзаланды.

«Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Валерьевич Песошинга, республика Премьер-министры билгеләнгәнче, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаруны тапшырырга», - диелә имзаланган көннән үз көченә керүче указда.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү үтенечен канәгатьләндерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading