16+

Президент Япония яшьләре белән очрашты

Киләсе елга Татарстанга Япониядән 100дән артык студент укырга киләчәк.

Киләсе елга Татарстанга Япониядән 100дән артык студент укырга киләчәк.

Япониягә ике көнлек эш сәфәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлек турында сөйләшеп кайтты, Казан Федераль университеты белән Канадзава университеты арасындагы Меморандум имзаланды.
Сәфәрнең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумында катнашу, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат үзәге. Әлеге форумда, фән һәм техника куллану юлы белән, дөньяда барлыкка килүче проблемаларны хәл итәләр, фикер алышалар. Рөстәм Миңнеханов исә «Тотрыклы үсеш» пленар сессиясендә катнашкан.
Шулай ук Президент Канадзава шәһәрендә Япониянең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Яшьләр палатасында 20-40 яшьләрдәге кешеләр берләшкән. Ул – Япониянең иң танылган яшьләр оешмаларының берсе. Очрашу барышында волонтерлыкны үстерү, яшьләр предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Япония спортчыларының һөнәри осталык буенча Казанда 2019 елда уздырылачак WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Президент Япония яшьләрен республикага кунакка чакырды. Бу очрашу Татарстан белән Япония яшьләре арасындагы элемтәләрне ныгытачагына өметләнүен белдерде. Үзара тәҗрибә уртаклашу дигәннән, Япониядән Казанда 70тән артык студент белем ала. «Рикен» япон югары уку йорты һәм Канадзава университетында булган сөйләшүләрдән соң, киләсе елга студентлар санын 100гә җиткерү планлаштырыла.
Канадзава университетында Президентка пилотсыз транспорт проектын тәкъдим иткәннәр. Татарстанда да моңа охшаш проект гамәлгә ашырылганга, Рөстәм Миңнехановны бу аеруча кызыксындырган. Аннары Университет ректоры белән Президент югары уку йортының паркында сакура агачлары утыртуда катнашканнар.
Рөстәм Миңнеханов Кобе шәһәрендәге мәчеттә намаз укырга да өлгергән. Мәчеткә ике Коръән дә бүләк иткән. Мәчетнең сурәтен үзенең инстаграм битендә дә урнаштырган иде. Әлеге изге йортның барлыкка килү тарихы үзенчәлекле, аны Россиядән күчкән татарлар төзегәннәр. Төзелеш эшләре 1928 елда ук башланган булган, Кобе шәһәрендә татар имамы Габделрәшит Ибраһимов бу эштә башлап йөргән. Бу төрек стилендә, җир тетрәүләргә чыдам, нык эшләнгән бина Япониядә ачылган иң беренче мәчет булып санала.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading