Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берәр заман галәм корабында Ай күк җисеменә дә барып җитәр, ахрысы. Аның өчен Кытай белән Америка Казан арты «районы» кебек кенә.
Скопировать ссылку
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берәр заман галәм корабында Ай күк җисеменә дә барып җитәр, ахрысы. Аның өчен Кытай белән Америка Казан арты «районы» кебек кенә.
Нью-Йорк
Президент Рөстәм Миңнеханов Нью-Йоркта БМО штаб-квартирасында «Россия Федерациясе төбәкләре: Татарстан Республикасы – тотрыклы үсеш максатлары» дигән темага чыгыш ясады. Татарстанның уңышлары – тырыш хезмәткә, яңалыкка омтылышка, элекке буыннарның бай традицияләрен саклауга нигезләнгәнлеге турында сөйләгән ул. Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) Генераль секретаре Антониу Гутерриш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында, Татарстанга конфессияара тату яшәүнең тәҗрибәсен башка илләргә дә уртаклашырга тәкъдим иткән. Бу фикерне Россиянең БМОдагы Вәкаләтле вәкиле Василий Небензя да хуплаган.
– Күп милләтле һәм бай тарихлы Татарстан Республикасы – Россиянең иң динамик үсеш алган төбәкләренең берсе. Татарстанда 170тән артык милләт һәм ике төп конфессия – православие белән ислам вәкилләре тату яши. Казанга килергә яратам, ул бик матур шәһәр. Аның үсеше күз алдында. Татарстан җитәкчелегенең максаты – республика халкының тормыш шартларын мөмкин кадәр яхшырту, – дигән Василий Небензя.
Болгар
Болгарда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашында 8 февральдә Болгар ислам академиясенең попечительләр советы утырышы үткәрелә. Утырышка Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Кырым, Карачай-Черкесия республикаларыннан да вәкилләр килә.
Комментарийлар