16+

Президенттан эшмәкәрләргә дигән «бәлеш кисәге» кемнәргә тияр?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда эшкуарларның катнашуын тәэмин итәргә кушкан.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда эшкуарларның катнашуын тәэмин итәргә кушкан.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул күрсәтмәне искә төшерде.
– Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга кече һәм урта бизнесның дәүләт һәм муниципаль сатып алулардагы өлешен ике мәртәбәгә арттыру бурычын куйды. Заказчылар буларак, бу безне сөендерә генә, – диде мэр Илсур Метшин. – Беренчедән, бездә кече һәм урта бизнес эшчәнлеге яхшы куелган. Сатып алуларда катнашу – безнең эшмәкәрләрнең үсешенә өстәмә этәргеч. Икенчедән, муниципаль органга бюджет акчаларын экономияләү мөмкинлеген дә арттыра.

«Көндәшлек сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекция» муниципаль казна учреждениесе директоры Григорий Харитонов чыгышында әйтелгәнчә, узган ел Казанда 8,9 миллиард сумга 1179 сатып алулар үткәрелгән. Көндәшлек шартларында оештырылган муниципаль сатып алуларда 684 миллион сум экономия ясалган.

– Муниципаль унитар предприятиеләрдән башта 11,6 миллиард сумлык заявка кергән иде. Сатып алу килешүләренә, сатып алыначак товарга экспертиза үткәрелгәннән һәм финанс чыганаклары җентекләп өйрәнелгәннән соң, 684 миллион сум бюджет акчасы экономияләнде, – диде Григорий Харитонов.
Мэр Илсур Метшин да: «Бу – зур сан. Барыбыз да стандартлар һәм муниципаль сатып алулар кысаларында эшләргә өйрәнеп җиттек», – дип әйтеп куйды.

«Көндәшлек сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекция» учреждениесе 2015 елда оешкан, шул вакыт эчендә Казан шәһәре муниципаль заказчылары һәм муниципаль унитар предприятиеләре сатып алуларында 2,13 миллиард сум бюджет акчасын экономияләүгә ирешкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading