16+

Прививка ясатмаганнар ел ярым саен ковид йоктырырга мөмкин

Галимнәр кешеләрнең күпме вакыттан соң коронавирусны кабат йоктыруын санап чыгарган.

Галимнәр кешеләрнең күпме вакыттан соң коронавирусны кабат йоктыруын санап чыгарган.

РИА Новости The Guardian басмасына сылтама белән хәбәр иткәнчә, аерым алганда, вакцинацияләнмәгән кешеләрнең һәр ел ярым саен һәм ешрак та инфекцияне эләктерү куркынычы бар. 2020 елда күпчелек белгечләр ковид белән кабат авыру очракларын искәрмә дип санаган, чөнки алар аз булган. Ләкин соңрак билгеле булганча, барлыкка килгән иммунитетның көчсезләнүе аңлашылды.

Моннан тыш, кабат йоктыру очраклары Covid-19 инфекциясенең яңа штаммнары барлыкка килү аркасында арта. Шулай итеп, Британиядә 20 мең кеше 2020 елның июленнән 2021 елның сентябренә кадәрге чорда коронавируска тест тапшырганда уңай нәтиҗә алган. Шулар арасында кабат чир йоктыруның 296 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта чир йоктыру аралыгы уртача алты айга якын тәшкил иткән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading