16+

Приюттагы этне коймага асып куйганнар

Казанның Мини приюты кураторы Екатерина «Татар-информ» агентлыгына биредә булган фаҗига турында сөйләде.

Казанның Мини приюты кураторы Екатерина «Татар-информ» агентлыгына биредә булган фаҗига турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, кичә иртән аңа приютта эшләүчеләрнең берсе шалтыратып, Капа кушаматлы бер этнең асылынуы хакында хәбәр иткән.

«Башта мин моны бәхетсезлек очрагы дип уйладым. Кызганыч ки, мондый хәлләр була, этләрнең муенчагы чуала, алар коймага сикерә һәм асылынып кала. Әмма Юля җибәргән фотога карагач минем фикерем үзгәрде. Капаны кемдер асып куйган», - диде агентлыкка куратор.

Приютка килгәч, Екатерина урынны яхшылап тикшерә – Капаның чылбыры тыгыз итеп тартылган, ә карабин коймага эләктерелгән була. Һәм бернинди дә шик калмый – этне үтергәннәр. Екатерина әлеге җинаятьне кем кылганын белми. Күршеләр белән мөнәсәбәтләр яхшы, приютка янаучылар юк.

«Без полиция хезмәткәрләрен чакырттык. Алар эт үлгән урынны карады һәм безнең белән сөйләшкәндә моның бәхетсезлек очрагына охшамавы белән килеште. Өстәвенә, койма артында аяк киеме эзенә тап булдык. Күрәсең, кемдер территориягә үтеп керергә тырышкандыр», - дип сүзен дәвам итте Екатерина.

Хокук сакчылары приют җитәкчеләренең ике гаризасын (хайваннарга карата кансыз мөнәсәбәт һәм территориягә законсыз үтеп керү турында) кабул иткән. Куратор сүзләренчә, алар бу эшне тикшерүнең барышын игътибар белән күзәтәчәк.

«Капа приюттагы бердәнбер сөйкемле эт иде. Калганнары чит кешеләрне якын китерми. Һөҗүм итүче нәкъ менә шуннан файдаланган, күрәсең», - диде Екатерина.

Бүген Мини приютта 140 песи һәм 42 эт яши. Приют җитәкчелеге этләрне Аксубайдагы приютка күчерергә ниятли. Екатерина сүзләренчә, аларга анда яхшырак һәм куркынычсызрак булачак.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading