16+

Проектыңны тәкъдим ит!

Нинди дә булса проекты, идеясе булган яшьләрне «Безнең Татарстан» форумында катнашырга чакыралар. Биредә дәүләт иң көчле идея­ләрне сайлап алып, аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Нинди дә булса проекты, идеясе булган яшьләрне «Безнең Татарстан» форумында катнашырга чакыралар. Биредә дәүләт иң көчле идея­ләрне сайлап алып, аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Форум инде тугызынчы сезонын эшли. Шушы вакыт эчендә биредә 8143 проект тәкъдим ителгән, 134 проект инде уңышлы гына эшләп килә. Яшьләрнең проектлары инновация, архитектура, мәдәният һәм сәнгать, эшмәкәрлек, спорт, кече туган як, гражданлык җәмгыяте кебек темаларга багышланган була ала. Мәсәлән, бер төркем яшьләр «Autodoria» проектын уйлап тапкан. Аның ярдәмендә, озын юлларда транспортның тизлеген билгелиләр икән. Ә «RoadAD» проекты машина йөртүчене тиздән булачак юл йөрү билгеләре турында кисәтеп бара икән. Аны да яшьләр уйлап тапкан.

Яшьләрнең идеяләрен сәясәтчеләр, зур оешма вәкилләре, рес­публика җитәкчеләре, спортчылар, иҗат әһелләре күзәтәчәк. Ошаган проектларга ярдәм кулы сузачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading