16+

Профессор Дания Сабирова вафат

15 июльдә озакка сузылган каты авырудан соң, 72нче яшендә тарих фәннәре докторы, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү университеты профессоры, социаль-икътисади һәм гуманитар фәннәр буенча вузара координация советы әгъзасы Дания Сабирова вафат булды.

Профессор Дания Сабирова вафат

15 июльдә озакка сузылган каты авырудан соң, 72нче яшендә тарих фәннәре докторы, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү университеты профессоры, социаль-икътисади һәм гуманитар фәннәр буенча вузара координация советы әгъзасы Дания Сабирова вафат булды.

Ул озак еллар КАИның тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасын җитәкләде, вузда гуманитар факультет булдыру инициаторы һәм аның алыштыргысыз деканы булды. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән җәмәгатьчелек белән элемтә белгечләре республиканың төрле тармакларында уңышлы эшчәнлек алып бара.

Казанда PR көннәре, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча унике Бөтенроссия Олимпиадасы, «Семерочка» факультет газетасы һәм башка чаралар - болар барысы да Дания Сабированың абруе һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе нәтиҗәсендә гамәлгә ашты.

Ул, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча Бөтенроссия мөгаллимнәр ассоциациясе җитәкчесе урынбасары буларак, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирде.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек Дания Сабирова иҗтимагый тормыш белән кызыксынып торды, озак еллар Татарстан Җәмәгать палатасы эксперты булып эшләде.

Якыннарының мәхәббәте, укучылары һәм студентларының ихлас хөрмәте, хезмәттәшләренең ихтирамы, күп кенә гражданлык җәмгыяте институтлары һәм дәүләт бүләкләре әлеге якты кешене гомере буе озата барды. Шуңа да профессор Сабирова турындагы истәлек-хатирәләрнең озак яшәячәгенә шик юк.

Фото: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading