16+

Прокурор ике каракны үтергән Бөгелмә эшмәкәрен яклап чыккан

Татарстан прокуроры Илдус Нафиков Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинга карата җинаять эзәрлекләүне туктатырга кушкан.

Татарстан прокуроры Илдус Нафиков Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинга карата җинаять эзәрлекләүне туктатырга кушкан.

Моңа кадәр шушы ук карарны аның урынбасары да чыгарган иде.
Исегезгә төшерәбез, 12 сентябрьдә Татарстанның тикшерү комитеты йортына кергән ике каракны үтергән Деданинга карата җинаять эшен ачкан иде. Хуҗадан кала өйдә аның хатыны һәм дусты да булган. Дедадинны үз-үзен саклауда тиешле чикне арттырган булырга мөмкин дип шикләнделәр. Сорау алганнан соң ир-атны яңадан килү шарты белән өенә кайтарып җибәрделәр.
 
Соңрак Татарстан прокуратурасы җинаять эше ачу турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Тикшерү комитеты әлеге эшкә шикаять белдерде. Шуннан соң Илдус Нафиков эзәрлекләүне кабат башлап җибәрүне таләп итүче тикшерү материаллары һәм үтенечләре белән танышты.

Тикшерү материалларын өйрәнү прокурор урынбасарының карарын законлы һәм нигезле дип күрсәтте, ә тикшерү комитетының дәлилләрен – нигезсез, - диде Татарстан прокурорының матбугат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Нәтиҗәдә прокуратура өстәмә тикшерү эшләрен алып барсын өчен әлеге эш материалларын тикшерү комитетына юллаган. Әлеге эш ведомстваның кагтый контроле астында тора.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading