16+

Психологик ярдәм сораучылар арта

«Ышаныч» үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, казанлылар коронавирус инфекциясе таралу аркасында нык борчылалар.

Психологик ярдәм сораучылар арта

«Ышаныч» үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, казанлылар коронавирус инфекциясе таралу аркасында нык борчылалар.

Казан мэриясе рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, психологлар консультациясенә мохтаҗ булган кешеләр саны арткан. Әйтик, 28 марттан 2 апрельгә кадәр коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, психологик ярдәм сорап, шәһәрнең 40 кешесе мөрәҗәгать иткән булса, 2 апрельдән 9 апрельгә кадәр ышаныч телефонына 68 казанлы шалтыраткан.

Бу чорда «Ышаныч» үзәгенә 60 яшьтән 85 яшькә кадәрге 11 казанлы мөрәҗәгать иткән, алар үзләре өчен борчылалар һәм короновирус белән йоктырудан куркалар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - хатын-кызлар.

Үзизоляция шартларына яраклашу кыенлыкларына бәйле рәвештә мөрәҗәгатьләр саны арткан - мондый проблема белән белгечләргә 21 кеше шалтыраткан. Әгәр моңа кадәр шалтыратучыларны мәҗбүр ителгән үзизоляция вакытында үзләрен  нинди шөгыль мавыктыру мәсьәләсе кызыксындырса,  хәзер исә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе килеп туган вәзгыять уңаеннан ачу һәм канәгатьсезлек белдергән һәм килеп чыккан үзгәрешләргә риза булмауларын җиткергәннәр.

Ялгызлыклары аркасында борчылучы казанлылардан шалтыратулар саны кинәт арткан - бер атна эчендә психологларга җанлы аралашу җитмәүдән зарланып, киләчәккә планнарны үзгәртүләре, тормыш мәгънәсен эзләүче 12 кеше мөрәҗәгать иткән.

Моннан тыш, 22 кеше «Ышаныч» үзәгенә үзизоляция режимы буенча мәгълүмат сорап шалтыраткан - алар шәһәр буенча йөрергә рөхсәт алу, өстәмә социаль хезмәтләр алу алгоритмын ачыкларга теләгән. Тагын ике кешегә эш буенча борчылулар аркасында психологик ярдәм кирәк булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading