16+

«Птичье молоко» торты

Инстаграмда @tatarcha_pp блогын алып барган Кукмара кызы Айгөл Гатауллинадан аз калорияле «Птичье молоко» рецепты. Тәмле тамаклар хәзер ашый-ашый ябыга ала.  

«Птичье молоко» торты

Инстаграмда @tatarcha_pp блогын алып барган Кукмара кызы Айгөл Гатауллинадан аз калорияле «Птичье молоко» рецепты. Тәмле тамаклар хәзер ашый-ашый ябыга ала.  

1. Корж өчен: 1 йомырка, 20 г дөге оны, 1 банан, 1 г подсластитель, 1 калак разрыхлитель, 30 г кефир. Барысын бергә болгатып, силикон формага салабыз һәм микроволновкада биш минут пешерәбез.

2. Эчлек өчен: 10 г желатинны 40 г су белән болгатабыз. 5 минутка калдырабыз. Аннары 70 г җылы сөт белән болгатабыз. 400 г йомшак эремчек, 4 г фитпарад белән бергә бутыйбыз.

3. Суынган коржны фольга җәелгән табага куябыз, өстенә эчлекне агызып, 2 сәгатькә морозильникка тыгабыз.

4. Тортның өстен сөт кушып эретелгән ачы шоколад белән бизибез.

Айгөл Гатауллина фотосы 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading