16+

Пугачева һәм Галкин Киркоров белән кодалашырга теләми

Филипп Киркоров балаларының инде кияү белән кәләше бар - алар Алла Пугачева балалары Гарри белән Елизавета Галкиннар дип шаярткан.

 Пугачева һәм Галкин Киркоров белән кодалашырга теләми

Филипп Киркоров балаларының инде кияү белән кәләше бар - алар Алла Пугачева балалары Гарри белән Елизавета Галкиннар дип шаярткан.

Тик аның бу шаяртуы Пугачевага бер дә ошамаган дип яза Limon.ee. Ачуы килгән ханым: "Мондый хәл беркайчан да булмаячак! Киркоров - минем иң зур һәм эффектлы хатам. Минем мием белән ул вакытта ни булгандыр? Аерылышканда хәтта янаулар да булды. Ул: "Үләм яки үз-үземә кул салам", - диде. Мин: "Әйдә-әйдә", - дидем. Мин аның алай эшләмәячәген белә идем. Ул борчылды, әлбәттә, әмма мине югалтканына түгел, үзе өчен генә борчылды", - дигән Пугачева.

Максим Галкин шулай ук Киркоров белән туганлашырга җыенмаганлыгын әйткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading