16+

Путин белдергәнчә, мобилизацияләнгәннәр үзләрен батырларча күрсәтә: «Инде 14 герой»

Махсус хәрби операция зонасындагы мобилизацияләнгәннәр үзләрен каһарманнарча күрсәтә, шуларның 14е Россия Геройлары исемен алды, дип белдерде Владимир Путин ел йомгаклары барышында.

Махсус хәрби операция зонасындагы мобилизацияләнгәннәр үзләрен каһарманнарча күрсәтә, шуларның 14е Россия Геройлары исемен алды, дип белдерде Владимир Путин ел йомгаклары барышында.

Россия лидеры өлешчә мобилизация барышында 300 мең кеше чакырылуын искәртте. 

"Башта бу турыда күп ирония, шаяртулар булды. "Мобики" дигән кушамат кушканнар. Мин моны бик яхшы хәтерлим. Егетләр үзләрен чын каһарманнарча итеп күрсәтә. Бик яхшы. Мобилизацияләнгәннәр арасында 14 Россия Федерациясе Герое бар инде", - дип ассызыклады Путин.

Дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 244 меңләп мобилизацияләнгән кеше махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын башкара. Мобилизацияләнгәннәр арасында бик күп яхшы белгечләр бар. Шулай итеп, хәрби техникага хезмәт күрсәтү буенча полклар оештырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading