16+

Путин белән Эрдоган килеште: Россия туристларына Төркиягә баруны чикләү бетерелде

Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган бүген телефоннан сөйләште. Алар әңгәмәдә якын көннәрдә очрашып сөйләшергә килештеләр.

Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган бүген телефоннан сөйләште. Алар әңгәмәдә якын көннәрдә очрашып сөйләшергә килештеләр.

Ә ике көн элек Эрдоган Путиннан "Су-24" самолетын бәреп төшергән өчен гафу үтенгән иде. Ә бүгенге сөйләшү нәтиҗәсендә Россиянең Төркиягә туризм буенча чикләүләрне бетерүе күпләр өчен көтелгән вакыйга булды.

Владимир Путин ике як өчен дә файдалы булган сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне яңарту максатыннан, Төркиянең тиешле ведомстволары белән сөйләшүләр алып баруны тиешле органнарга йөкләгән. Сөйләшү барышында Россия туристлары Төркиядә ял иткән вакытта аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Төркия тиешле чаралар күрергә тиешлеге хакында да сүз булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading