16+

Путин: “Без Франция белән мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирәбез”

Россия президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Франциянең «Милли фронт» партиясе лидеры Марин Ле Пен белән очрашты. Ул Мәскәүгә Россия парламенты чакыруы буенча килде, дип яза Кремль сайты. Владимир Путин әйтүенчә, Россия Франция белән мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә.

- Хөкүмәт вәкилләре белән дә, оппозиция вәкилләре белән дә бертигез мөнәсәбәт булдырырга тырышабыз, - диде ул. Ле Пен, үз чиратында, безне Россия белән мәдәни, икътисади элемтәләр бәйли, барыбызга да җитди террористик куркыныч янаганда әлеге очрашу бигрәк тә мөһим, дип белдерде.

- Без терроризмга каршы актив көрәшүчеләр илләр рәтенә керәбез, бергәләшеп кенә бу афәтне җиңә алачакбыз. Россия Сириядә терриризм белән көрәшүен дәвам итә, Франция Чадтагы операциядә катнашты, Малидагы терроризмга каршы көрәштек, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading