16+

Путин бәяләр күтәрелү хакында

- 12,9 процент - бу аз түгел. Әмма азык-төлеккә аерым игътибар юнәлтү зарур. Аңа бәя арту - билгеле бер дәрәҗәдә кеше кулы тию нәтиҗәсе дә.

- 12,9 процент - бу аз түгел. Әмма азык-төлеккә аерым игътибар юнәлтү зарур. Аңа бәя арту - билгеле бер дәрәҗәдә кеше кулы тию нәтиҗәсе дә.

Без, Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп, чит илләрдән туклану продуктлары кертүгә чикләүләр керттек. Бу адымга, моның авыл хуҗалыгын үстерүгә шартлар булдырачагын, базарны бушатачагын исәпкә алып бардык. Шулай килеп чыкты да, - диде илбашы.

Аның сүзләренчә, тулаем эчке продукт һәм сәнәгать күләме түбәнәю фонында авыл хуҗалыгы үсеше 3 процент тәшкил иткән. Бу икътисадыбызның һәм кешеләр тормышының сизелерлек өлеше, дип саный ул.

- Бу уңай нәтиҗә бирәчәк, азык-төлек иминлеген арттырачак, авылда тормыш шартларын яхшыртачак. Моның вакытлыча күренеш булуына өметләнәм. Базарны үзебезнең ил азык-төлек продуктлары белән тулыландыру барышында бәяләр тотрыкланачак, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading